Габдулла Кариев театры - ТЮЗ им. Г. Кариева

  • Подписчики: 4 197 подписчиков
  • ID: 60532396
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
kariev_teatri

Описание

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. 1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, № 464, 04.11.91). 1996 елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә (2011 елның 26 августында әлеге бинаның төзелүенә 111 ел булды). 2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Бу мөмкинлек театрга яңа җитәкчеләр – директор Роберт Габделнур улы Мортазинның һәм театрның баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповның зур тырышлыгы белән сәхнә һәм тамаша залында ремонт уздырылгач туа. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51) бирелә. 2024 елның августыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гайниев Илнур Зөфәр улы билгеләнде.