Зифа Басыйрова / Зифа Басырова

  • Подписчики: 57 подписчиков
  • ID: 33926399
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club33926399

Описание

Зифа Җәмил кызы Басыйрова — күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы. Ул 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. 1936 елда Казан театр училищесын (техникумын) тәмамлаганнан соң ул 20 елга якын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. Ул бик күп рольләр башкара. Театрның музыкал спектаклләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту З. Басыйрова өлешенә туры килә: Х. Фәтхуллинның “Күзләр”драмасындагы “Хуш авылым”, Таҗи Гыйззәтнең “Бишбүләге”ннән “Өмә җыры”, “Чын мәхәбәтт”тәге “Әдрән диңгез”, М.Әмирнең “Тормыш җыры”ннан Җәүдәт Фәйзи язган җыр һ.б. аның тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла. 1936-1954 елларда театрда эшләү чорында ул “Бишбүләк”(Т.Гыйззәт) спектаклендә Маһинур, “Күзләр” (Х.Фәтхуллин) спектаклендә Рәйсә, “Хафизәләм, иркәм” (Г.Камал) спектаклендә Хафизә рольләрен һ.б.образларны гәүдәләндерә. 1936 елларда җырлый башлаган З.Басыйрова 1940 елларда инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова эстрадада халык җырларын баянга башкаручы кабатланмас ансамбль төзеп, концерт бирәләр. Алар икесе “Су буйлап”, “Өй артында шомыртым”, “Дөм-дөм”, “Шөгер”, “Таң атканда” кебек бик күп көйләрнең татар эстрадасында беренче башкаручылары булалар. 1955-1964 елларда Зифа Басыйрова Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халкыбызга хезмәт итә. Ул халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте. Аның концерт бригадасында нәфис сүз осталары: Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, музыкантлар: Мохтар Әхмәдиев (баян), Алия Фәйзуллина (рояль), Исмәгыйль Һилалов (мандолина), Фәйзи Биккинин (гармоника) һәм башкалар эшли. Филармониядә эшләү елларында ул күренекле җырчылар: Рәшит Ваһапов, Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкуловлар белән бергә чыгыш ясый. З. Басыйрова ике “Почет билгесе” ордены, медальләр белән бүләкләнде, аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде. З. Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат булды. Казанда Татар зиратында җирләнә. Бүгенге көндә туган төбәге – Мөслим районы Мәдәният йорты һәм бер урамы аның исемен йөртә. Туган якны өйрәнү җирле музееның бер өлеше күренекле җырчыга багышланган.