Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club225026431
Описание
Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театры 2023 елның сентябрендә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Коллектив үз тирәсенә татар җанлы, театр сәнгатенә гашыйк затларны туплады. Үз вакытында безне, театр җитәкчесе буларак мине һәм режиссер Линар Хаҗиевны Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин да кабул итте. Очрашу вакытында ул Питер татар театрының татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда мөһим миссия башкаруына басым ясады. Коллективның фестивальләрдә, Санкт-Петербург каласында һәм Ленинград өлкәсендә ТР Даими вакиллеге оештыра торган Татар мәдәнияте көннәрендә һәм башка мөһим чараларда катнашуы хакында сөйләштек, уртак максатлар билгеләдек.
Безнең 18 кешедән торган труппада хореограф, медицина хезмәткәре, журналист, галим, тренер кебек төрле һөнәр ияләрен очратырга мөмкин. Шуңа да карамастан аларның һәркайсына “театр җене” кагылуы бәхәссез. Күпчелеге студент театрларында һәм башка һәвәскәр театрларында чыныгу алган. Дөрес, театрда беренче адымнарын ясаучы яшьләр дә бар, аларга биредә төрле яклап ярдәм итәргә әзербез. Шуны күздә тотарга кирәк: биредә һәркемнең камилләшү мөмкинлеге бар. Профессионал биюче Эльмира Әхмәтованың хореография, Линар Хаҗиевның актерлык осталыгы дәресләре шуңа дәлил булып тора.
Питер татар театры һәвәскәрләре Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең мәдәни тормышында актив катнаша. Шул ук вакытта труппа әгъзаларын Сабантуйларда, төбәкара "Аулак өй-көрәш" проектында, "Дөньякүләм әдәби марафон"да, "Татарча диктант" һәм татар милләте белән бәйле башка проектларда очратырга була. Театр спектакль белән генә чикләнмичә берничә иҗади проект өстендә дә эшли. Үзегезне театр сәхнәсендә сынап карыйсыгыз килсә, театрда көтеп калабыз. Килегез, Питер татар театрының тарихын бергәләп языйк!
Безнең казанышлар: 2024 ел - "Идел-йорт" төбәкара
фестивалендә l дәрәҗә лауреат.
Гүзәл ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Питер татар театры җитәкчесе